Туберкулез авыруына 1882 елда немец биологы Роберт Кох ачкан микобактерия яисә Кох таякчыгы сәбәпче. Микобактерияләр кеше организмына составында туберкулез таякчыгы булган һаваны сулаганда тын юллары аша үтеп керә. Инфекция туберкулезның ачык формасыннан интеккән һәм ютәлләгәндә шушы бактерияләрне бүлеп чыгарган кешеләр аша йога. Таякчык организмга үтеп кергәннән соң, кеше инфекциялегә әйләнә. Андый-ларның 95 проценты сәламәт булып кала, 5 процентында бераздан авыру барлыкка килә.
Соңгы елларда туберкулезны тудыручы бактерия даруларга да бирешми башлаган, аны дәвалау бик авыр. Иң мөһиме, чирне вакытында ачыклау мөһим. Шушы максатта балалар бер яшьтән алып туберкулез чиренә тикшерү үтә (Манту реакциясе), ә 15 яшьтән сулыш алу органнары туберкулезы флюорография ярдәмендә ачыклана.
Туберкулез белән авыручыларның 50 проценты беркайда да эшләми, соңгы елларда тагын җавапсызлык факторы, ягъни үзең турында хәстәрлек күрергә теләмәү дә алгы планга чыккан. Кешеләр флюорографияне мотлак үтәргә кирәклеген аңламый. Ә мондый ысул чирне башлангыч стадиясендә эләктереп, уңышлы дәваларга мөмкинлек бирә.
Халыкта флюорографиянең зыянлы булуы турында имеш-мимешләр йөри. Чынында исә, нурланыш шулкадәр аз, аның турында сөйләве дә көлке. Бүген Уфа шәһәренең дәвалау учреждениеләрендә рентген аз дозалы санлы аппаратлар бар.