– Республиканың сәламәтлек саклау системасы заманча, югары дәрәҗәдә булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Тармактагы күпчелек көнүзәк мәсьәләләр белән якыннан танышмын. Белгечләргә, табибка кабул ителү өчен регистратурада язылу авыр булуын, электрон язылуның төгәл оештырылмаганлыгын да яхшы беләм. Бөтен мәсьәләләрне җайга салырга тырышабыз һәм медицина учреждениеләренә югары таләпләр куябыз, – диде төбәк җитәкчесе.
Рөстәм Зәки улы Бәләбәй шәһәрендәге бала тудыру йортында төзекләндерү эшләренең киләсе елда төгәлләнәчәген әйтте. Әлегә бу төбәктә әни булырга әзерләнүчеләрне Октябрьский һәм Приютово перенаталь үзәкләрендәге белгечләр кабул итә. Башкортстан Башлыгы быел республикада ана булу бәхетенә ирешергә теләүче 1500 кешенең ЭКО ысулыннан һәм мөмкинлекләреннән файдаланачагын телгә алды. Бу күрсәткечне саклап калу гына түгел, арттыру бурычы куелачак. Күптән түгел генә бу сан 100дән артмаган.