Табиб-офтальмологлар бу хәлне әйләнә-тирәнең агрессивлашуы белән бәйле дип аңлата. “Бүген без күзгә зыян салучы күп факторлар белән очрашабыз. Аларга каршы көрәшү өчен зур көч тә таләп ителми. Бары күзләребезгә игътибарлырак булырга гына кирәк”, – ди алар. Мәсәлән, суыту һәм җылыту системасы бүлмәдәге һаваны корыта. Шуның аркасында күздәге яшь пәрдәсе кибә. Күп вакыт кычыту, кызару да шуңа бәйле.
Озаклап компьютер алдында утыру да күзләргә зыянлы. Бу вакытта без күзне ешрак йомып-ачып алабыз икән. Күпләр монитор белән күз арасындагы ераклыкны сакламый. Бу да файдага түгел.
Тәмәке төтене һәм пычрак һава төрле инфекцияләргә сәбәпче була. Бу очракта күз кызарып кына калмый: бертуктаусыз яшь тә ага башлый. Конъюнктивит һәм катаракта авыруларын һавадагы начар матдәләр китереп чыгарырга мөмкин.
Әйе, саклану һәркемнең үзеннән тора. Эш бүлмәсендәге дымлылык начар булса, махсус һава дымландыргыч алырга кирәк. Һич югы гөлләр өчен кулланыла торган су сиптергеч алырга була. Күз өчен махсус тамчылар сатыла. Компьютерда эшләгәндә сәгать саен ял итеп алырга кирәк. Күнекмәләр ясау да, йөреп керү дә комачауламый. Тәмәке төтененнән дә сакланыгыз.
Эштә дә игътибарлы булырга кирәк. Мәсәлән, төзелештә, эретеп ябыштыруда эшләүчеләрнең күз алмаларына тузан, ком, төрле металл кыйпылчыгы ябышырга мөмкин. Очлы әйбер кадалу куркынычы бар. Газ, кислоталар белән эшләгәндә сак булыгыз.
Авырта башласа, күзне яхшылап су белән юыгыз. Табиблар Корнерегель кебек тынычландыра, ялкынсынуны киметә торган мазь тәкъдим итәләр. Гади генә ысулларның ярдәме тими икән, кичекмәстән табибка барырга кирәк. Зур шәһәрләрдәге ашыгыч ярдәм пунктларына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итәргә була.
45 яшьтән соң һәр кеше диярлек укыганда, язганда, энә күзләгәндә кыенлык кичерә башлый. Күрү сәләте начарланмасын өчен үз вакытында күз табибына күренергә һәм күзлек яздырып алырга кирәк. Күзлек якыннан яки ерактан күрмәүчеләргә, олы яшьтәгеләргә булыша. Сезгә күзлек алырга кушсалар, табиб киңәшләрен истә тотыгыз. Беркайчан да кеше күзлеген кимәгез. Бу күрүне тагын да начарайтырга мөмкин.
Кояштан саклый торган күзлекләр олы яшьтәгеләр өчен дә файдалы. Моны замана модасы дип кенә кабул итү дөрес түгел. Андый күзлекләр кояш нурларын уздырмый һәм шунлыктан күзләрне катаракта барлыкка килүдән саклый. Җәен кара күзлек тузанлы җилне дә тидерми, бу исә яшь агуны киметә.
Соңгы вакытта күзлек урынына линзалар кулланыла башлады. Аны күзнең алмасына куялар. Нинди чималдан ясалуына карап каты, йомшак булырга мөмкин. Линзаларны махсус савытларда саклыйлар. Көн дә чистартып тору өчен сыекча кулланалар. 60 яшьтән өлкән кешеләргә линза кию тыела. Алар кератит барлыкка китерергә мөмкин. Кератит – мөгез катлауның ялкынсынуы, ә ул үз чиратында озак дәвалана һәм кайчак күзгә ак төшүгә китерергә мөмкин.
Күзләр бигрәк тә А, С, В1, В2, В3, В9 һәм В12 витаминнарына мохтаҗ. С витамины гөлҗимештә, татлы борычта, кара карлыган, кәбестә, укроп, җир җиләгендә күп. Тик яшелчә һәм җиләк-җимешне кайнатканда андагы С витамины юкка чыга. А витамины – каротин күз күремен яхшырта. Бу витаминны аз кулланганда күзләр кызара, кибә башлый. А витамины кишердә, петрушка, кара миләш, помидор, балан, абрикос, бавырда күп. В витамины ит ризыкларында, йомырка сарысында, бигүк куе булмаган сөттә күп.