1832 елда кан илдә беренче тапкыр бер кешедән икенче кешегә күчереп агызыла. Петербург дәваханәсенең яшь табибы Андрей Вольф бала тудырганда күп кан югалткан хатынга иренең канын агыза.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, донорлар һөнәри көнне гадәттәгечә үткәрәчәк — бу көнне алар кан тапшырачак. Республика кан тапшыру станциясендә быелгы донорлар көнендә студент отрядлары һәм Уфа дәүләт авиация техник университетыннан волонтерлар да катнашачак.
Донорлар 20 апрельдә иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр башкаланың Батыр урамы, 41/1 йортында Республика кан тапшыру станциясендә кабул ителәчәк. Кеше гомерен саклап калуда донор канының никадәр зур әһәмияткә ия булуын онытырга ярамый. Үзеңә кирәк булмаса, иртәгә ул нәкъ менә синең туганыңа кирәк булуы ихтимал.