+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 Апреля 2017, 08:27

Галимнәр яңа дару әзерли

“Известия” гәзите хәбәр итүенә караганда, 2019 елда Русиядә онкология авырулары, кискен миокард инфаркты һәм йөрәк ишемиясе белән интегүче пациентлар өчен авыртуларны баса торган дару барлыкка киләчәк.

Препарат нигезендә – ясалма синтезлаштырылган молекула, ул ияләшүгә китермәячәк. Федераль бюджеттан дару эшләнмәсен булдыруга 33 миллион сум акча бүленгән.
Хәзерге вакытта дәваханәләрдәге препаратлар нәтиҗәлелек һәм куркынычсызлык буенча барлык таләпләргә дә җавап бирми, диелә. Бүген әлеге препаратларга уннарча миллион авыру мохтаҗлык кичерә. Авыртуны баса торган яңа нигез – молекула ясалма рәвештә табылган. Ә аның анальгетик үзенчәлекләре биологик тикшеренү вакытында ачыкланган. Е.Д.Гольдберг исемендәге Томск Фармакология һәм регенератив медицина фәнни-тикшеренү институтында һәм Русия Фәннәр академиясенең химик-энергетика технологияләре проблемалары институтында клиникага кадәрге тикшеренүләр башланган.
Читайте нас