Кайбер чирне күпләр яшерә. Әйтик, юан эчәк авыруларын. Табиб-проктологка баруны мөмкин кадәр кичектерергә тырыша. Һәм юкка! Бер башланган чир барыбер тынгылык бирмәячәк, шуңа да аңа каршы көрәшне башлангыч чорында ук кузгатырга кирәк. Бу хакта без Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендәге колопроктология үзәге табибы, югары категорияле хирург, Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы Ринат Канбеков белән сөйләшәбез.
– Чыннан да, колопроктология – медицинаның үзенчәлекле тармагы. Монда эшләү өчен һөнәри белем генә җитмидер. Кеше күзеннән яшерен органнарны тикшерү мораль әзерлек тә таләп итә.
Безнең пациентлар елдан-ел арта. Бу хәзерге заманда күпчелек халыкның аз хәрәкәтләнүе һәм дөрес тукланмавына бәйле. Кеше рационында аксым, майлар күбрәк, ә эчәклек эшчәнлеген тәэмин итүче углевод, тупас клетчатка җитешми.
Хәзерге заман өчен юан эчәк авырулары диагностикасы, башлангыч чорда дәвалау мөһим. Әмма, кызганычка каршы, ул яман шеш дәрәҗәсәнә барып җиткән очраклар ешая бара.
Хәер, алар моңа кадәр дә булган. Колопроктология фәнен юкка гына бер үк вакытта борынгы да, хәзерге заман тәгълиматы да димиләр. Чөнки юан эчәк чирләре күптән билгеле булса да, аны фәнни дәрәҗәдә өйрәнеп, ныклап дәвалау чоры – соңгы 30-40 ел гынадыр.
Русиядә һәм Башкортстанда бу фән үсешенә зур өлеш керткән мәртәбәле галимнәрдән өйрәнә Ринат Канбеков. Ул Ә. Булгаков, М. Нартайлаков, Р. Каланов, С. Хәсәновны үзенең остазлары буларак хөрмәт итә. Бүген үзе дә бу өлкәдә билгеле табиб булганчы зур мәктәп уза.
Ринат Зөфәр улы Архангель районында туып-үсә, шунда урта белем ала. Әтисе – судья, әнисе – укытучы, үзеннән өлкән абыйлары бар. Һөнәр сайларга вакыт җиткәч, якыннары аңа табиб булырга тәкъдим итә, гаиләдә андый белгеч тә кирәк булыр, янәсе. Алар сүзен екмый егет, Уфадагы медицина институтына укырга керә. Кулына диплом алып, үзаллы эшли башлаганчыга кадәр янә 10 ел “энә белән кое казырга” туры килә аңа.
– Яшьтәшләрем эшкуарлык белән шөгыльләнә башлагач, миңа да шул өлкәдә тәкъдимнәр булды. Кайберләре – бик җитди. Әмма сайлаган юлдан тайпыласы килмәде.
Чыннан да, табиблык – ул гади һөнәр түгел. Анда сәләт кирәк. Актер, рәссам һәм башка шундый иҗат кешеләренә кирәк булгандай, чын табиб булуның сере – сәләттәдер. Ул кем-гәдер бирелгән, кемгәдер юк. Ә хирург һөнәренең серләре, хис-кичерешләре турында без Ринат Зөфәр улыннан белергә булдык.
– Тойгыларга артык күп игътибар бирмәскә тырышсаң да, һәр операция алдыннан дулкынланасың. Чөнки җир йөзендә бер төрле ике кеше булмый, һәр организм үзенчә уникаль. Шуңа бер кешегә ясаган операцияне икенче кешедә кабатлап булмый, – ди табиб.
Аның сүзләренә караганда, хирург операциягә алдан әзерләнә, көч туплый.
– Әлбәттә, төп рухи көчне гаиләмнән алам. Шулай да минем өчен операцияләр белән узган көннән соң иң шәп ял – ул футбол, – диде ул. – Бу спорт төре белән 20 ел шөгыльләнәм, Республика клиник дәваханәсе командасында уйныйм. Әйткәндәй, безнең команда республика күләмендәге ярышларда 6 тапкыр чемпион булды!
Без очрашкан көнне Ринат Зөфәр улы бер операция планлаштырса, Әлшәй районыннан “Ашыгыч ярдәм” хезмәте китереп җиткергән сырхауга янә бер операция ясарга туры килде. Ул аларны төгәлләп чыккач, безнең белән сөйләшергә вакыт тапты.
– Республикада үзебезнең көч белән колопроктология буенча катлаулы операцияләр ясала, – диде ул. – Мәскәүгә җибәрелгән авырулар 3 елга берәү буламы икән?
Ул көнне пычак астына яткан сырхау белән без соңрак шалтыратыштык. Фәйзелхан Дәүләтҗанов Республика клиник дәваханәсенең колопроктология бүлеге хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтле:
– Биредә инде үлемнән тартып ала торган табиблар эшли, шәфкать туташлары, башка хезмәткәрләр дә искиткеч оста куллы һәм мөлаем. Алар һәрберебезгә игътибарлы һәм ярдәмчел. Кеше сәламәт чакта артык әһәмият биреп җиткермәгән ихласлык биредә аеруча кадерле. Барысы өчен дә зур рәхмәт!