+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Билгеле табибка тактаташ ачылды

Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә билгеле профессор, медицина фәннәре докторы Әлфия Бикбаева истәлегенә мәрмәр тактаташ ачылды.

Әлфия Исхак кызы - республика оториноларингологиясен безнең төбәктә генә түгел, барлык Советлар Союзында лидерлар исемлегенә керткән кеше. Аның исеме белән медицинаның бу өлкәсендәге үсешнең тулы бер чоры бәйле.
Әлфия Бикбаева 1991 елдан Башкортстан дәүләт медицина институтында 25 ел ЛОР кафедрасы мөдире булып эшли, 42 ел Куватов исемендәге Республика дәваханәсенең ЛОР-клиникасын җитәкли.
– Соклангыч остазларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү матур традициягә әверелде, – диде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Эльза Сыртланова. – Безнең барыбыз өчен дә бу яхшы эшләргә, тырышып хезмәт итәргә этәргеч булып тора.
– Әлфия Исхак кызы – искиткеч зур талант иясе, табиб, хирург, галим, остаз булды. Медицинага ул салган юл лаеклы дәвам итәчәгенә ышанабыз, – диде БДМУ ректоры Валентин Павлов.
Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең баш табибы Ринат Нагаев, оториноларингология кафедрасы профессоры Нина Арефьева, оториноларингология бүлеге мөдире Рәшит Шәрипов та, һәммәсен тантаналы көн белән тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерделәр.
Әлфия Бикбаеваның кызы, икътисад фәннәре докторы Лилия Бохарбаева әнисенең исемен мәңгеләштергән өчен олы рәхмәтләрен белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек теләде.
Мәрмәр тактаташны Лилия Бохарбаева һәм Нина Арефьева ачтылар.
Ләйсән Якупова.
Наил Акмеев фотосы.
Читайте нас