+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 Июня 2017, 08:43

Дүртөйледә яңа балалар поликлиникасы ачылачак!

Дүртөйле балалар поликлиникасы былтыр үзенең 30 еллык юбилеен билгеләде. Биредә бүгенге көндә 54 хезмәткәр, шул исәптән 10 балалар табибы эшли.

“Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” программасы кысаларында шәһәребездә яңа балалар поликлиникасы төзелергә тиеш, - ди әлеге коллективны җитәкләүче Рәмзия Рафаэль кызы Кувшинова. - Аның урыны билгеләнгән инде, яңа объектның төзелә башлавын зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтәбез. Хәзерге бинабыз күпкатлы йортның беренче һәм икенче катларында урнашкан, бик кысан. Үзебезнең хезмәткәрләр өчен дә, пациентларга да гардероб, сабыйларның коляскаларын калдырыр урын юк хәтта. Ә менә төзеләчәк поликлиникада кечкенә пациентларыбыз өчен шартлар шактый яхшырырга тиеш. Анда бәләкәчләрнең киемен алыштыру, тукландыру өчен махсус бүлмә булдыру да каралган. Яңа поликлиника дүрт катлы, мәйданы әлегесеннән өч тапкыр зуррак булачак.

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА.
Дүртөйле районы.
Рәсемдә: Дүртөйле балалар поликлиникасы хезмәткәрләре.
Автор фотосы.
Читайте нас