Ишембай шәһәренең бер дәваханәсендә шәфкать туташы препаратларны ялгыш бутап, 3 яшьлек балага аммиак белән клизма ясый. Сабыйны ашыгыч рәвештә башкаланың Республика балалар клиник дәваханәсендә китерәләр һәм берничә операция ясыйлар.
Кечкенә Ирек опекун гаиләсендә үсә. Малайның әнисе - вафат, әтисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Ирекнең нарасый чагыннан кыенлыклар белән башланган тормышы медицина хезмәткәренең хатасы аркасында, тагын да авырлашты. Бала инвалид калды...