Баксаң, электрон тәмәке дә, гади тәмәке кебек үк, зарарлы икән.
Галимнәр тәҗрибә үткәргән. 3D-принтердан кеше күзәнәгендә булган биополимердан ясалма үпкә чыгарлыган. Арытаба, “үпкә”гә электрон тәмәке пары җибәрелгән. Күзәнәкләр төтен тәэсире кебек үк, зур зарар күргән. Электрон тәмәке парында эретелгән химик катнашмалар җитештерүчеләр рекламасындагы сыман зарарсыз түгел икән.
Рекламага азрак ышанып, сәламәтлегегез турында күбрәк уйлагыз, дуслар!