Айрат Харис улы гомерен медицинага багышлаячагын мәктәп елларында ук билгеләп куя. Нәкъ хирург булачагын белә ул.
– Хирургия – медицинаның иң мөһим, нәтиҗәле тармагы. Башка белгечлек хакында уйламадым да, – ди ул.
Башкортстан дәүләт медицина институтын 1987 елда тәмамлагач, бер ел Уфаның 8нче шәһәр клиник дәваханәсендә интернатура үтә һәм шунда табиб-хирург булып хезмәт юлын башлый. Ике елдан соң медицина институтының клиник ординатура бүлегенә укырга керә, тәмамлагач – хирургия кафедрасында ассистент. 1995 елда “Зарарланган бавырны хирургия белән дәвалау” темасына кандидатлык, 2000 елда “Бавыр авыруларын хирургия белән дәвалауны камилләштерү” темасына докторлык диссертациясе яклый. 2004-05 елларда БДМУның хирургия буенча клиникасында директор урынбасары булып эшли. 2005 елның февраленнән Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә табиб-хирург, бер үк вакытта гомум хирургия кафедрасында профессор да.
Айрат Мостафин тарафыннан хирургиядә күп дәвалау ысуллары уйлап табылган. Ул 200дән артык фәнни хезмәт, 5 монография һәм 10 патент авторы.
Җиңелләрдән булмаган, искиткеч җаваплы хезмәтен бик ярата Айрат Харис улы.
– Куватов исемендәге республика дәваханәсендә эшләвем белән бик канәгатьмен. Биредә искиткеч яхшы коллектив. Мин һәрвакыт монда эшләргә хыялландым. Бу – республикабызның иң алдынгы, дәрәҗәле дәваханәләренең берсе, – ди Айрат Мостафин.
Хирург һөнәрен сайларга теләүче яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез? Хирург нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – димен.
Иң беренче, мөһим сыйфат – хезмәт сөючәнлек. Кешеләрне, пациентларны ихтирам итәргә кирәк. Шул ук вакытта хирург салкын канлы, максатчан һәм максатына ирешә торган булырга тиеш.
– Тере кешенең тәнен кисеп, операция эшләү һәркем булдыра торган һөнәр түгел. Сез беренче операциягезне хәтерлисезме? Куркытмадымы башта?
– Юк, куркытмады, – ди Айрат Харис улы, көлеп. – Мин бит шушы эшкә омтылдым. Беренче тапкыр 8нче дәваханәдә сукыр эчәккә операция ясадым.
Бүген инде Айрат Мостафин искиткеч катлаулы операцияләр башкара, кеше гомерләрен коткара, дәвалау ысуллары уйлап таба. Елына 120дән артык операция ясый ул. Санитар авиация белән районнарга чыгып та кешеләргә ярдәм күрсәтә.
– Сәламәтлекне саклау буенча кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез? – дип кызыксынам.
Профилактикага җитди карарга кирәк. Кеше иң беренче үзе үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Сәламәт тормыш рәвеше, туклануга игътибар мөһим.
Яхшы табиб та, матур гаилә башлыгы да Айрат Харис улы. Институтта укыганда ук курсташ кызы белән гаилә кора. Бүген аның тормыш иптәше Гөлнар Тәлгать кызы Уфаның 21нче дәваханәсенең баш табибы. Өлкән кызлары Айна шул ук дәваханәдә терапевт, кечеләре Дана Мәскәүдә югары белем ала. Ә менә Айрат Харис улының бертуган энесе Илдар иҗади һөнәр сайлаган – Мәскәүдә технологик университетта профессор, Татарстанның атказанган рәссамы.
– Минем хакта мәкалә языла икән, остазларымны искә алмый булдыра алмыйм, – ди Айрат Мостафин. – Укытучыларым Ирек Әхмәт улы Сафинга, Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаковка рәхмәтләрем чиксез.
Айрат Мостафин быел “Елның иң яхшы табибы” республика конкурсында “Иң яхшы хирург” номинациясендә җиңү яулады. Куватов исемендәге республика дәваханәсеннән бу бәйгедә янә өч табиб җиңеп чыкты: “Иң яхшы табиб-эксперт” Салават Тухфаев, “Иң яхшы невролог” Мансур Котлыбаев, “Иң яхшы табиб-анестезиолог-реаниматолог” Татьяна Кириенко. Абруйлы дәваханәнең сәләтле табибларына уңышларның тагын да зурларын телик!