+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 Июня 2017, 21:00

Тырышлык китергән уңышлар

Илеш район үзәк дә­ваханәсенең 32 ел хезмәт стажына ия югары категорияле табибәсе Илүсә Надырова республика бәйгесендә “Иң яхшы балалар оториноларингологы” номинация­сендә җиңү яулады.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы иясе, югары категорияле табибә, балалар оториноларингологы Илүсә Надырованы районда белмәгән кеше юк. Балаларының колагы авыртса да, тамагы шешсә дә, борыны тыгылса да, ата-аналар, иң беренче чиратта, Илүсә Надырова янына киләләр. Чөнки алар Илүсә Корбангали кызының дөрес диагноз куеп, иң яхшы дәвалау ысуллары билгеләвен төгәл беләләр.
—Табиб булу балачак хыялы идеме? — дип кызыксынам Илүсә Корбангали кызыннан.
— Нәкъ шулай. Мин 5нче сыйныфта укыганда апам Нәфисә Уфадагы медицина училищесына укырга керде. Каникул вакытында мин аның янына кунакка бардым. Уфа урамнары буйлап йөргәндә ул миңа медицина институты бинасын күрсәтте. Аны-моны уйлап тормастан,”Мин, апа, шунда укыячакмын!” — дип әйтеп куйдым. Шул чакта әйткәннәрем Аллаһы Тәгаләнең “амин” дигән чагына туры килде булса кирәк. 10нчы сыйныфны тәмамлауга, бер авырлыксыз, Башкортстан дәүләт медицина институтына укырга кердем. Педиатрия бүлегендә балалар табибә­се булырга укыдым. Илеш­кә балалар оториноларингологы кирәклеген белгәч, шул юнәлеш буенча махсуслаштым. Укуымны уңыш­лы тәмамлап, 1985 елда район үзәк дәва­ханәсенә эшкә кайттым. 32 ел буе гел бер урында — балалар оториноларингологы булып эшлим, — дип җаваплады Илүсә Корбангали кызы, бар хезмәт юлын 2-3 җөмләгә генә сыйдырып.
Оториноларинголог, халыкча әйткәндә, колак-борын табибы җиңел һөнәр­ләрдән түгел. 32 еллык эшчәнлеге чорында Илүсә Корбангали кызына да төрле хәлләр белән очрашырга туры килә: бала­ларның борыннарыннан туң җиләкләр, чия төшләре тартып алырга да, тамак төбендәге һәм колактагы зур-зур эрен­нәрне ярып җибәрергә дә.
— Мин башкарган һө­нәр бик үзенчәлекле ул. Гадәттә, балалар ата-аналары белән бергә табиб янына керәләр. Башта ата-аналарын тынычландырырга, аннары гына балаларын карарга туры килә, — ди Илүсә Корбангали кызы.
— Йомшак телле, ягымлы йөзле булганга күрә­дерме, Илүсә Корбангали кызын балалар да, ата-аналар да ярата. Ул һәр пациентның күңеленә үтеп керердәй шифалы сүзләр дә таба белә. Елап килеп кергән балалар да безнең кабинеттан елмаеп чыгып китә, — ди оториноларингология кабинеты шәфкать туташы Ләйсән Фәйзул­лина.
— “Иң яхшы оториноларинголог” исеменә нинди уңышларыгыз өчен лаек булдыгыз? — дип сорыйм күптән түгел генә мактаулы исемгә лаек булган авылдашымнан.
— Бу конкурста катнашырга мине баш табибә Рәзидә Гатауллина этәрде. “Шундый-шундый конкурс үтә. Документларыңны син дә биреп кара әле”, — диде. Җиңүемне белгәч, бермәл үзем дә ышанмыйча тордым. Бу җиңүне мин 32 еллык эшчәнлегемә лаеклы бәя буларак кабул иттем. “Иң яхшы оториноларинголог” дипломы тапшырылганда үземнең остазларымны — мине эшкә кабул итеп алган баш табиб Рәшит Авзаловны, арытаба озак еллар буе район үзәк дәваханәсе коллективын җитәкләгән Халит Мөхәм­мә­диев­ны, бүген лаеклы ялда булган оториноларинголог Фәрит Саттаровны, минем белән бер кабинетта озак еллар эшләгән шәф­кать туташы Зилара Мингалиеваны рәхмәт сүзләре белән искә алдым. Бу җиңүне мин үземнеке буларак кына түгел, бар дәваханәнең, районның җиңүе буларак кабул иттем. Мине конкурста катнашырга рухландырганы өчен баш табиб Рәзидә Хәлил кызына аеруча рәхмәтлемен, — ди Илүсә Корбангали кызы.
Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә бәхетле Илүсә ханым. Тормыш иптәше Илдус Надыров белән 32 ел инде гомер сукмагыннан атлыйлар. Өч бала тәрбияләп үстер­гәннәр. Зур кызлары Лениза белән Денис икешәр югары уку йорты тәмамлап, үзаллы тормыш белән яшиләр, эшләп йөриләр, кече кызлары Элиза исә Т. Рахманов исемендәге мәктәптә 9нчы сыйныфта белем ала.
Тагын бер нәрсәгә аерым тукталасы килә. Илүсә ханым районыбыздагы нәзакатьле дә, мөлаем дә хатын-кызларның берсе. Аңа беркем дә үз яшен төгәл генә бирә алмыйдыр, мөгаен. Монысының да үз сере бар. Илүсә Корбангали кызы ун ел инде “Мэри кей” косметология компаниясе белән хезмәттәшлек итә. 10 ел эчендә лидер дәрәҗәсенә җитеп, 100 кешелек үз командасын туп­лаган ул.
— Лидер дәрәҗәсенә җиткән кешеләр төп эшлә­рен калдырып, фәкать косметология өлкәсендә генә эшлиләр. Миңа да шуны тәкъдим итәләр. Ләкин мин яраткан һөнәремнән аерыла алмыйм. Өлгерә алганча ике эшне дә бергә алып барам, — ди Илүсә Корбангали кызы.
Илеш элек-электән уңган-булган кешеләре белән дан тоткан. Илүсә Корбангали кызы да нәкъ шундый уңган ханымнар­ның берсе. Хезмәттәге һәм тормыштагы уңышларына ул бары тик үз тырышлыгы белән ирешкән. Билгеле булуынча, уңыш ул бары тик тырышларга гына елмая. Илүсә Корбангали кызы да моны яхшы аңлый, шуңа күрә дә үзе сайлаган туры юлдан ышанычлы адымнар белән алга таба атлый.
Читайте нас