-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 июнь 2017, 02:00

Юбилейга – 14 сәламәтлек саклау объекты

“Башкортостан” дәүләт концерт залында Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.

— Сезнең хезмәт — җәмгыятьтә иң кирәклеләрнең берсе. Сәламәтлек кешенең тормыш сыйфатын билгели, һәр гаиләнең социаль иминлеген тәшкил итә, республиканың, гомумән алганда, илебезнең киләчәге сагында тора. Безнең дәвалау учреждениеләрендә 84 меңгә якын табиб, шәфкать туташы, санитар эшли. Авыруларны җиңеп, сез кешеләрне актив, тулыканлы тормышка кайтарасыз. Тынгысыз эшегез өчен чын йөрәктән зур рәхмәт сезгә, — диде Рөстәм Зәки улы.
Республика җитәкчесе белдерүенчә, соңгы елларда медицина ярдәме күрсәтү буенча заманча, нәтиҗәле система булдыру, югары сыйфат һәм уңайлылык тәэмин итү өчен республикада күп эшләнә. Узган ел сәламәтлек саклау системасына 54,5 миллиард сум акча юнәлтелгән. Бу җәһәттән, федераль һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла.
— Без зур төзелеш эшләре алып барабыз. Республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан шәхси инвесторлар һәм бюджет акчасын җәлеп итеп, 15 миллиард сумга 14 сәламәтлек саклау объекты төзү һәм яңарту буенча әзерлек эшләре алып барыла, — диде Рөстәм Хәмитов. – Аларның иң зурлары – хирургия корпусы төзү һәм Республика кардиоүзәге бинасын реконструкцияләү, хакимият бинасын Республика клиник психотерапия үзәгенә урнаштыру, Республика онкодиспансерының хирургия корпусына янкорма төзү, Учалы шәһәр дәваханәсе, Туймазы балалар поликлиникасы һәм башкалар. Уфада паллиатив үзәк төзү, 3нче бала тудыру йортын реконструкцияләү, Республика кан бирү станциясе каршында плазма-үзәк булдыру.
Төбәк җитәкчесе тармак вәкилләрен һөнәри бәйрәм белән тәбрикләп, дәүләт бүләкләре тапшырды.
Читайте нас