Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 июнь 2017, 12:33

Табиблар коммерция клиникасында эшләүне хуп күрә

Русиядә яшәүче һәр икенче табиб медицинаның дәүләт секторыннан шәхси клиникага күчүне хуп күрә икән.

Моны медицина хезмәте күрсәтү һәм сәламәтлек саклау буенча бәйсез мониторинг фондыннан алынган мәгълүматлар дәлилли.

Дәүләт медицина оешмасында эшләргә бары тик һәр бишенче табиб кына теләк белдергән.

Майда үткәрелгән сорау алуда Русиянең 85 субъектыннан 4,3 респондент катнашкан. Табибларның 51 проценты һәм медицина персоналының 55 проценты мөмкинлек булу белән шәхси медицина оешмасына күчәргә риза. Табибларның 21 проценты хәбәр итүенчә, алар өстәмә эшкә йөри, 6 проценты тулы ставкага эшли икән.

Башкортстанда да түләүле медицина хезмәте күрсәтү “чәчәк ата”. Озак вакыт чиратларда тору, белгечләр, диагностика һәм лаборатория тикшеренүләренә язылуда авырлыклар дәваханәләрдәге төп проблема булып кала.

Ә медицина хезмәткәрләрен эш хакы дәрәҗәсе канәгатьләндерми икән. “Май указы”на ярашлы, табибларның хезмәт хакы төбәктәге уртача эш хакына караганда 180 процентка җитәргә тиеш.

Башкортстанда уртача эш хакы 26,8 мең сум булуын исәпкә алганда, табиблар 48,2 мең сум акча алырга тиеш булып чыга. "Башстат" мәгълүматлары буенча апрельдә ул 43 мең сум тәшкил иткән.

Ләкин медиклар белдерүенчә, аларның бер ставкалык эш хакы 18 мең сумнан артмый. Ак халатлылар әйтүенчә, эш хакын 40 мең сумга җиткерер өчен аларга тәүлек әйләнәсенә эшләргә, ял көннәре, бәйрәмнәрдә кизү торырга кирәк.
Читайте нас