Югары технологияләр ярдәмендә җиһазландырылачак үзәкне төзү 380 мең сумга төшәчәк. Финанслауны инвесторлар тәэмин итәчәк.
Бинада 50 ясалма бөер аппараты, операция бүлмәсе һәм уку сыйныфлары булачак. Монда диализ авырулар мәктәбен оештыру да каралган.
Үзәкнең гомум мәйданы — 3 мең квадрат метр.
Бүгенге көндә республикада дәүләт-шәхси партнерлык ысулы белән 20 гемодиализ бүлеге эшли.