1. Тылсымлы дару төймәләренә генә ышанып яшәмәгез. Организмның эчке ресурсларын эшкә җигәргә кирәк.
2. Көн саен иртәнге гимнастика, чүгәләүләр эшләгез.
3. Дөньядагы бер кардиолог та дарулар ярдәмендә югары кан басымыннан котылган пациентны күрсәтә алмый. Башта сезне бер даруга, аннан башкаларына күнектерәләр...
4. Мин дәваханәдән савыгып чыгучыларны түгел, ә тере калып чыгучыларны күрдем. Үзем инвалидтан сәламәт кешегә кадәр юлны уздым.
5. Сезгә кырык яшь булганда, табиб: “Ни хәл итәсең, дару эчә башларга вакыт!” — ди һәм дарулар исемлеген язып бирә. Сез эчәсез, ярдәме булмаганны аңлыйсыз, акчаларыгыз бетә, шунда гына альтернативалы медицина белән кызыксына башлыйсыз һәм савыгуның хәрәкәт, дөрес тын алу белән бәйле булуын аңлыйсыз.
6. Парадокс: бездә авырып савыккан баланы табиб физкультура дәресләреннән азат итә. Нигәдер, караватта яткан бала тизрәк савыга, дип уйлыйлар... Әмма бит яткан таш астына су да акмый.
7. Көн саен туры арка белән чүгәләүләр эшләү күп авырулардан котылырга ярдәм итә. 108 ел яшәгән рәссам Борис Ефимовтан озак яшәү серләрен сорадым. “Берни дә эшләмим, — диде ул. — Бары тик көненә 450 тапкыр чүгәлим”.