+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 Июля 2017, 06:52

Бу яртыеллыкта 337 кеше ВИЧ йоктырган

Уфада беренче яртыеллыкта 337 кеше ВИЧ авыруын йоктырган, дип хәбәр итә башкала мэриясенең матбугат хезмәте.

Авыручылар 100 мең халыкка 30 кеше туры килә. Бу, үткән ел белән чагыштырганда, 30,3 процентка түбән. Республика буенча күрсәткечләрдән бу сан уртача 14,2 процентка түбән.

Июнь ае мәгълүматлары буенча, башкалада 6,2 мең кеше ВИЧ авыруын йөртә. Республикада исәпкә алынган авыруларның бу 32 проценты. Авыруларның күпчелеге — 65,2 проценты чирне җенси мөнәсәбәтләр аша йоктырган, 34,8 проценты наркотиклар кулланудан эләктергән. Чирлеләр арасында ирләр күбрәк.

15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында ике ВИЧ очрагы теркәлгән. Башкала районнарына килгәндә, Калинин, Орджоникидзе, Ленин һәм Дим районнарында авыручылар саны күбрәк.
Читайте нас