– Әдип Гаязович, рак нәрсә ул?
– Рак ул – яман шеш яки үзенең үсешен туктатмый торган “дөрес булмаган” күзәнәк. Без бит мәктәп программасыннан беләбез: барлык күзәнәкләрнең дә үсеше, таркалуы чикләнгән. Алар яши һәм үлә. Ә бу күзәнәк үлемне белми, гади генә аңлатканда менә нәрсә ул рак.
– Мин яңарак кына бер паразитологның мәкаләсен укыган идем, ул барлык чирләр дә, шул исәптән рак та, безнең организмда күпләп яшәүче паразитларга бәйле, дип аңлата.
– Мин өзеп кенә алай әйтә алмыйм, чөнки ракка китергән сәбәпләр төрле. Әмма инкарь итмим, ниндидер очракта паразитлар да моңа сәбәпчедер.
– Ә бу куркыныч чиргә китергән сәбәпләр нинди?
– Кыскача әйтсәк, күп нәрсә кешенең яшәү рәвешенә бәйле. Монда инде кешенең туклануы да, яшәү шартлары да, яман гадәт-ләр дә керә. Экологияне дә, эш шартларын да, тормыш рәвешен дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Шулай ук яман шешкә китергән төрле чирләргә аеруча игътибар итәр идем, вакытында алар дәваланса, күп очракта ракка барып җитмәс иде. Әмма без бит даими табибларга күренергә, тикшеренергә яратмыйбыз.
– Анысы чыннан да шулай, соңгы чиккә килеп терәлмәсә, без алар янына бармыйбыз. Әйтегез әле, бүгенге көндә рак белән авыру буенча бездә хәл ничек тора?
– Аны бертөрле генә дип әйтеп булмый, чөнки хәл үзгәреп тора. Әйтик, бер елны Краснокама районында күрсәткечләр начар, шәһәрдә әйбәт, ә инде икенче елны Нефтекамада бу чир артып китә. Икенче вакыт Тәтешле районы яман яктан күренергә мөмкин, тагын бер елдан Агыйделдә хәлләр мөшкелләнә. Шуңа күрә өздереп кенә анда яхшы, монда начар, дип әйтеп булмый.
– Әдип Гаязович, Сез һөнәрегез буенча кем? Нинди уку йортын тәмамладыгыз? Тумышыгыз белән кайдан Сез?
– Мин күрше Дүртөйле районының Юкәлекүл авылыннан. ВЛКСМның 15 еллыгы исемендәге Башкортстан дәүләт медицина институтын тәмамладым. 30 ел хирург булып эшлим. Онкологиядә – 23 ел.
“Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасына ярашлы, 2013 елда республикада – медицина округлары, ә инде аларның эчендә муниципальара махсуслашкан медицина үзәкләре төзелде. Без хезмәтләндергән халык саны 368161 кеше тәшкил итә. Бу исә Нефтекама шәһәре һәм якын-тирәдәге районнар: Тәтешле, Калтасы, Яңавыл, Краснокама, Дүртөйле, Илеш, шулай ук Агыйдел шәһәре. Онкология үзәген төзү өчен безне штатлар белән тулыландыру кирәк иде. Яшь белгечләр эшкә алынды, үзебез дә укулар үттек. Бүгенге көндә бездә онколог-табиблардан торган бердәм коллектив булдырылган.
– Әдип Гаязович, рак ул – “үлем” дигән сүзме? Бу яман чирне дәваларга мөмкинме?
– Юк, рак – үлем дигән сүз түгел. Аеруча соңгы елларда. Чирне никадәр иртә-рәк ачыкласаң, шулкадәр яхшырак, ул беренче стадиясендә дәвалана. Хәтта бик соң ачыкланган очракта да уңышка ирешкән чаклар күп. Мисалга бер ханымны китерәм, 2011 елда безгә мөрәҗәгать иткәндә, аның чире инде дүртенче стадиядә иде. Ә ул әле дә исән, яши, көрә-шә. Ничә килсә дә, кәефе күтәренке, төшенкелеккә бирелми.
– Ә терелү өчен бу мөһимме?
– Ничек әйтим? Бары тик шәхси күзәтүләрдән чыгып кына фикер йөртә алам. Кемдер шундук сына, бирешә, ә кайберәүләр үзендә көч таба, көрәшә. Менә шундыйлар озак яши, хәтта бездән тулысынча дәваланып чыга.
– Һәркемдә үзенең чире, диләр...
– Бүгенге көндә фән, шул исәптән онкология дә, индивидуаль дәвалау юлыннан бара. Диагноз бер булса да, йөз кешедә чир йөз төрле чагылыш таба, йөз төрле үтә, йөз төрле финалга китерә, чөнки организм, нәселдән бирелүчәнлек, характер төрле.
– Ә Сез пациентларны кызганасызмы? Һәркем-нең кайгысын, чирен эмоциональ рәвештә үзең аша үткәрү бик авырдыр бит?
– Еллар белән, әлбәттә, барсына да өйрәнәсең, күнегәсең, профессионалга әйләнәсең. Пациентлар белән сөйләшү стиле барлыкка килә, күбрәк психологка әйләнәсең, кем белән ничек сөйләшергә кирәклеген аңлыйсың. Әмма кеше кайгысына беркайчан да битараф калып булмый.
– Сез минем белән килешерсезме юкмы, әмма медицинада шундый күренеш күзәтелә: табиблар пациентлар белән сөйләшми, аларга берни дә аңлатмый. Шуннан инде пациентта хәвеф, курку барлыкка килә. Бу нәрсәдән?
– Мин Сезнең белән тулысынча килешәм, пациент үзенең хәлен белергә һәм үзенә ярдәм итәргә тиеш. Ризалашам: билгесезлек барыбызны да куркыта. Шуңа да барысын да аңлаткач, пациентның реакциясе үзгәрә, ул инде хәлне, безнең прогнозны белә һәм үзе өчен нәтиҗә ясый: чир ягындамы ул, әллә докторлар ягындамы?
– Авыруларның халык медицинасы белән дәвалануына ничек карыйсыз? Сер түгел бит, кемдер ниндидер үләннәр, сода куллана, икенчеләр чирне май, аракы белән басарга тели?
– Яшисе килгән кеше нәрсәгә дә риза, ул төрле чараларны кулланып карый. Моның өчен аны тиргәп булмый. Бары тик шуны гына әйтәсе килә: ракны аш содасы гына дәваласа икән ул! Ул вакытта ничәшәр катлы онкология үзәкләре төзү, химия белән дәвалау, пациентларга даруга күпме акча түгүнең кирәге булыр идеме?
– Ә препаратлар җитәме соң, бу юнәлештә хәл ничек тора?
– Дефицит юк. Бүгенге көндә безнең үзәктә барлык җиһазлар, дарулар да бар. Монда алдан күрә белүе, эшне дөрес оештыруы белән пациентларны дәвалауда өзеклек куймаган безнең җитәкчелеккә, аеруча баш табиб Альбина Кузнецовага рәхмәт әйтергә кирәктер. Дарулар белән өзеклеккә юл куелмый. Моннан тыш, соңгы елларда барлыкка килгән таргент даруларны телгә алып китү зарур. Болар – башка сәламәт органнарга тимичә, бары тик яман шешкә генә тәэсир итә торган “акыллы” дарулар.
– Чит ил даруларын кулланасызмы, әллә үзебезнекенме?
– Төрлесен. Элек, башлыча, чит ил даруларын сатып ала идек. Хәзер Русиядә дә яхшы дарулар җи-тештерелә.
– Сез үзегездә яшь белгечләр булуын билгеләп үттегез. Әйтегез әле, алар ничек тәҗрибә туплый?
– Безнең эштә принцип бер: эшли-эшли тәҗрибә туплана, авырулар белән никадәр күбрәк эшләсәң, дәваласаң, тәҗрибәң дә шулкадәр күбрәк.
– Табибларның һөнәри осталыгы буенча безнең ил башкалар арасында нинди урында?
– Начар урында түгел. Уңышлы дәвалау өчен мөмкинлекләр дә бар бездә. Химиотерапия, нур белән дәвалау, хирургия дә зур үсеш алган.
– Соңгы биш ел эчендә тармакта нинди уңай үзгәрешләр булды?
– Онкология – медицинаның иң катлаулы тармакларының берсе, биредә тиз генә алга китеш юк, һәр яңа алым, яңа методика 3-4 ел эчендә булса да үзен күрсәтергә, сыналырга тиеш. Онкологиядә ашыгыч нәтиҗәләр ясалмый. Төрлечә була. Кайчакта беренче стадиядә чирне юк итәсең, прогнозлар яхшы, ә бер елдан ул янә пәйда була. Яки киресенчә: өченче стадия, чаралар күрелгән булуга карамастан, хәл катлаулы, ә пациент яши, терелә башлый...
– Республиканың иң яхшы онкологының аерым девизы бармы?
– Бу турыда уйланган юк. Мин чирне җиңәргә яратам. Бу ниндидер бер яңа үрне яулаган кебек. Чирне таныйсың, табасың, көрәшәсең, җиңәсең... Кешенең хәле җиңеләйсә, шундый зур рәхәтлек кичерәсең. Әлбәттә, югалтулар да була, безнең һөнәрдә монысы да бар, аеруча онкология турында сүз барганда... Безнең һөнәрнең асылы бер – халыкка хезмәт итү, сәламәтлекне кайгырту.
– Әдип Гаязович, онкология дигән куркыныч диагноз куелган кешегә нәрсә эшләргә?
– Табибларга мөрәҗәгать итәргә. Ә иң яхшысы – бу диагнозны куйганчы дәваханәгә барырга һәм ел саен күренеп, тикшеренеп торырга. Чөнки профилактика бик мөһим. Элек, безнең әти-әниләр яшь чакта, рак ул кадәр таралган чир түгел иде. Димәк, алар дөресрәк яшәү рәвеше алып барган, дөрес тукланган, табигатькә якын булган, компьютеры, телефоны булмаган, күп хәрәкәтләнгән, җәяү йөргән, стресслар азрак булган. Нәтиҗәне һәркем үзе ясый ала.