Сынау проекты илебезнең 20 төбәгендә гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты - медицина хезмәтләренең сыйфатын һәм хәвефсезлеген яңа дәрәҗәгә күтәрү.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары авыруны катлаулы хәлгә куйган табиб хаталары турында мәгълүматларны хәбәр итеп тора. Кешеләр белгечләрнең компетентсызлыгыннан, игътибарсыз мөнәсәбәтеннән, табибларга озаклап чират көтәргә туры килүдән зарлана. Яңа проект медицина учреждениеләрендә сыйфат һәм хәвефсезлек буенча эчке контрольне көйләү ысулы белән әлеге хәлне яхшыртуны үз эченә ала.
Аның асылын район хакимиятендә үткән фәнни-гамәли конференциягә җыелган Туймазы медицина хезмәткәрләренә "Росздравнадзор"ның Мониторинг һәм клиник-икътисади экспертиза үзәге генеральный директоры урынбасары Олег Швабский (Мәскәү) һәм медицина оешмаларында менеджмент мәсьәләләре буенча халыкара эксперт-консультант Радомир Бошкович (Сербия) аңлатты.
Проект кысаларында шәһәрдә 11 эшче төркем оештырылган. Аларның һәркайсы аерым бер юнәлеш - медицина ярдәменең эзмә-эзлеклелеге, авыруны башка медицина учреждениесенә илтүне оештыру, дарулар хәвефсезлеге, йогышлы авыруларны кисәтү, стационарда ашыгыч ярдәм күрсәтүне, кабул итү бүлекчәсе эшен оештыру һәм башкалар -
өчен җавап бирә.
Туймазы үзәк район дәваханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин фикеренчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру туймазылыларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыруның сыйфатын һәм хәвефсезлеген күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.
Быел бу проект районның барлык поликлиникаларында гамәлгә ашырылачак. Шәһәрнең 1нче һәм 2нче поликлиникаларында ремонт бара, кирәкле җиһазлар кайтарыла.
Эш барышында көтеп тору урыннары камилләштереләчәк, регистратура хезмәткәрләре белән пациентларны бүлеп торучы "чаршау"-аралыклар алыначак.
Залда өстәмә табло барлыкка киләчәк. Авыруларга кирәкле белгечне табу җиңел булсын өчен төсләр навигациясе куелачак.
Медицина учреждениеләренең йөзе, регистратураның эш вакыты үзгәрәчәк. Авыруларны дәваханәгә кергәндә дежур теркәүче-регистратор каршы алачак. Барлык сораулар белән аңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Ул мәгълүмат биреп кенә калмыйча, таләп ителгәндә, авыруны дежур табиб янына озатып куячак.
Физик мөмкинлеләре чикле кешеләр өчен өстәмә уңайлыклар тудылачак.
Проект район дәваханәсе акчасына тормышка ашырыла. Ремонт эшләре белән биредәге ремонт бригадасы шөгыльләнә.