+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Сәламәтлек саклау
11 Сентября 2017, 07:15

Бер кызның үлеме сигез кешене коткарган

Бөек Британиядә 13 яшьлек Джемайма исемле кыз баш мие тамырлары шартлаудан үлгәч, аның йөрәген, нечкә эчәген, ашказаны асты бизен һәм үпкәсен дүрт кешегә күчереп утыртканнар. Бавыры һәм бөерләре икешәр кешегә бүленгән.

Джемайма —илдә шулкадәр кешегә ярдәм иткән беренче органнар доноры. Уртача алганда, бер кешенең органнарына 2,6 трансплантация туры килә. Ата-анасы кызның үзенең донор булырга ризалык бирүе турында белдерә. Джемайма шушы карарга бер гаиләнең автоһәлакәттә үлгән танышы турында сөйләшкәннән соң килә. Әлеге кеше донор сыйфатында теркәлгән була, ләкин авариядән соң аның органнары файдаланырлык булмый.
Читайте нас