Сәламәтлек саклау
20 сентябрь 2017, 10:54

Авыру балага дару бирмиләр

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы авыр чирле балага льготалы дарулар бирүдән баш тарткан.

Аларны сатып алу өчен аена 100 мең сум таләп ителә. 2009 елда җитди операция кичергән кыз кыйммәтле даруларга мохтаҗ.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы, тиешле дарулар исемлеген билгеләп, алар алыштырылырга тиеш түгел, дип таныса да, төбәк ведомствосында үсмергә бу препаратларны бирмәскә дә мөмкин дигән карарга килгәннәр.
Прокуратура, инвалид баланы дарулар белән тәэмин итүне таләп итеп, әлеге министрлыкны судка биргән.
Читайте нас