Бөер чирләре организмны акрынлап агулый. Бу хәлсезлек, игътибар кимү, хроник авыруга китерә. Кеше ялгыз калуны хуп күрә башлый, аралашуны чикли.
Йөрәкнең ишемик чире, гипертония, астма кешене куркучан, шикләнүчән ясый. Ул тиз ярсый, елый, хәлсезлек тоя. Йөрәк авыруыннан интегүче өлкән яшьтәгеләр кинәт үлеп китүдән курка, шуңа өйдән дә чыкмый башлый.
Бавыр чирләре тиз үпкәләү, кара эчлелеккә китерә. Бавыр чире усалландыра. Бу чирдән интегүчеләрнең күбесе үзе генә үпкәләми, башкаларның хәтерен калдырудан да тәм таба. Үзе үк шуннан тилмерә, аның дуслары кими.
Ашказаны чирләреннән интегүче урынсызга шикләнүчән, башкаларга бәйләнүчәнгә әйләнә. Юк-барга ярсый, кәефе тиз төшә, депрессиягә бирелә. Ул тиз үлемнән түгел, ә авырудан курка.
Калкансыман биз авырулары тиз ярсучанга, елакка әйләндерә. Кеше депрессиягә тиз бирешә, ул акрынлап невроз куркынычын арттыра.