Моңа кадәр заман чире белән авыручылар саны ел саен 8-10 процентка арта иде.
Шул ук вакытта соңгы 5 елда бу авыруга каршы медицина тикшеренүләре үтүчеләр саны да 5 тапкыр арткан. Атап әйткәндә, бүген ил халкының 25 проценты бушлай тикшеренү үткән.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белдерүләренчә, авыруга каршы заманча дәвалау ысуллары да югары нәтиҗәләргә ирешүгә ярдәм итә. Әмма бу өлкәдә башкарасы эшләр күп әле, ди алар.