Сербиядән "Килегез" дигән хәбәр килеп ирешү белән операциягә бару өчен акча җыю оештырыла. Барлыгы 600 мең сум кирәк була. Иң зур сумманы - 500 мең сумны - "Стройфедерация" җәмгыяте бүлә, калганын игелекле күңелле кешеләр Ямалиевларның Сбербанк картасына күчерә.
Әлеге вакытта Тамерлан әти-әнисе белән Сербиядә дәваханәдә ята. Радош Джанович 5 көн элек аңа операция ясаган. Әти-әнисенең әйтүенә караганда, операция уңышлы узган. Берничә көннән Ямалиевлар Илешкә кайтып җитәчәк.
- Тамерланыбызга ярдәм кулы сузган барлык игелекле кешеләргә, бигрәк тә "Стройфедерация" җитәкчесе Вадим Гатауллинга, чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез һәм, безгә карата кылган игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде, дип әйтәсебез килә, - ди Тамерланның әти-әнисе.
Амин, шулай булсын! Җир йөзендә мәрхәмәтле гамәлләр ешрак кылынсын, сабыйларның барысы да сау-сәламәт булып дөньга тусын, ә авыру булып туганнары исә Аллаһыбыз һәм игелекле күңелле кешеләр ярдәме белән тизрәк савыгып, аягына бассын иде!