+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 Июня 2018, 08:35

Иң тәмле һәм хәвефсез пломбирны ничек сайларга?

Пломбир алганда артык килограммнар өстәлүдән түгел, ә андагы антибиотиклардан һәм эчәк таякчыкларыннан куркырга кирәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Туңдырманың кайбер тышкы билгеләрен күрү белән бернинди анализлар эшләмичә дә баш тартырга була. Мәсәлән, аның формасы бозылган булуы. Димәк ул берничә тапкыр эретелгән һәм туңдырылган. Ә бу очракта туңдырманың иң кирәкле ингридиенты юкка чыга – һава. Әйе, әйе! Пломбирда һава күп булуы яхшы гына. Һавасыз туңдырма татлы боз кисәге генә булыр иде.
Вафлядан ясалган стаканга да игътибар итегез. Ул йомшарган булмасын. Кояш нурлары пломбир өчен яхшы түгел. Шуңа күрә төрелгән кәгазьнең үтәкүренмәле булмаганы яхшырак.
(Автор фотосы).