Республикада бу хәл белән бәйле эпидемиягә каршы санитар чаралар комплексы үткәрелә. Тәгаен очракларда авыручылар белән бәйләнештә булган кешеләргә 21 көнгә кадәр медицина күзәтүе оештырыла.
Авыру очраклары белән бәйле, имин булмаган хәлдә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре һәм мәктәпләр прививка ясалмаган балаларны кабул итмәскә хокуклы.
Моңа кадәр прививка ясатмаган, кызамык белән авырмаган яисә авыруы һәм вакциналануы хакында мәгълүматы булмаган 35 яшькәчә кешеләр прививканы бушлай ясата ала. 35 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз теләге белән һәм түләүле.
Хәл "Роспотребнадзор" контролендә.