+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 Июля 2018, 12:31

Даруларга акча бүленәчәк

“Башинформ” хәбәр итүенчә, Башкортстанга рецепт буенча дарулар, медицина җиһазлары, инвалид балалар өчен махсус дәвалау продуктларына 667 миллион сум акча бүленәчәк. Бу хактагы документ Русия Хөкүмәте сайтында басылып чыккан.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Социаль дәүләт ярдәме алырга хокукы булган гражданнар арту сәбәпле, субвенцияләрнең гомум күләме 1,862 миллиард сумга артты”, – диелә Русия Хөкүмәте мөрәҗәгатендә.
Бу мәсьәлә чираттагы киңәшмәдә тикшерелде. Документка Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев кул куйган.