Энтеровируслар хәтта түбән температураларда да үзләрен яхшы хис итә, суыткычта берничә атна, торбалардан килгән суда – 18 көн, елгада бер айга якын, юеш туфракта һәм күлләрдә ике айга кадәр саклана ала.
Авыру чыганагы булып чирле яисә авыруны йөртүче сәламәт кеше тора. Инкубацион вакыт 1-10 көн тәшкил итә (20 көн дә булырга мөмкин). Иммунитеты булмаган кешеләр өчен авыру бик йогышлы.
Гадәттә бу инфекция су, азык, көнкүреш, кайбер очракларда һава-су юлы, тузан аша йога. Авыру кискен башлана, тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә. Бик нык баш авырта, костыра, аз вакытка кулларда һәм аякларда кызыл тимгелләр булып ала.
Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе вакытында медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә һәм авыруны кисәтү буенча гади чараларны истә тотарга киңәш итә:
* Авыру билгеләре сизелгән кешеләр белән бәйләнешкә кермәскә, кеше күп җыелган урыннарда, җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартырга;
* Шәхси гигиена таләпләрен үтәргә: ашар алдыннан, урамнан кергәч, бәдрәфтән соң кулны юарга, ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз-борынны капларга, соңыннан кулны юарга яисә юеш салфетка белән сөртергә;
* Шәхси савыт-саба кулланырга, бәләкәй балаларның әйберләрен чиста тотарга;
* Яшәгән, эшләгән урыннарны еш җилләтергә, дезинфекцияләүче чаралар белән дымлы җыештыру оештырырга;
* Рөхсәт ителмәгән җирдә су кермәскә;
* Эпидемиологик хәл яхшырганчы балаларны бассейнга җибәрмәскә;
* Су эчү режимын тотарга – кайнаган яисә шешәләрдә сатылган су эчәргә.
Әгәр өйдә яисә коллективта энтеровируслы инфекция белән авыру очрагы ачыкланса:
* Авырган һәм авыруга шик булган барлык кешеләр дә изоляцияләнергә тиеш;
* Авыру дәваханәгә озатылмаса, 10 көн дәвамында ул контактта булган барлык әйберләрне дезинфекцияләргә;
* Авыру билгеләре сизелү белән медицина оешмаларына мөрәҗәгать итәргә һәм андый кешеләрне коллективка кертмәскә!
Быел биш ай эчендә Башкортстанда энтеровируслы инфекциянең 16 очрагы теркәлгән. Балалар бу авыру белән өлкәннәргә караганда ешрак чирли. Аеруча бер яшькә кадәр, 1-2 яшьлек балалар авыруга бирешүчән.
Быелгы җәй безнең төбәктә кызамык авыруы очраклары килеп чыгу белән дә күңелне кырды. Кызамык – бик йогышлы кискен вируслы авыру. Һава-су юлы белән йога. Чирле кеше белән бәйләнешкә керсә, бу авырудан иммунитеты булмаган беркем дә кызамыкны урап уза алмый. Төп билгеләре: тән температурасы күтәрелә, томау төшә, ютәл барлыкка килә, күзләр кызара, яшь ага, битнең эчке ягында вак ак тимгелләр барлыкка килә. Берничә атнадан тимгелләр битне, муенны, соңыннан бөтен тәнне каплый.
Кызамык белән авыру җитди катлаулылыклар китереп чыгарырга мөмкин – үзәк нерв системасы зарарлануы (энцефалит, менингоэнцефалит), тын юлларының авыр инфекция-ләре (мәсәлән, пневмония).
Кызамыкны ничек кисә-тергә соң? Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белдерүләренчә, авыруны кисә-түнең бердәнбер ышанычлы юлы – вакцинация. Профилактик прививкаларның гомумдәүләт календарена ярашлы, иммунлаштыру 12 айлык, 6 яшьлек балаларга, кызамык белән авырмаган, прививка ясатмаган 18-35 яшьлек өлкәннәргә, хәвеф төркемендә булган 36-55 яшьлекләргә (медицина, мәгариф, сәүдә, транспорт, коммуналь һәм социаль өлкә хезмәткәрләре, вахта ысулы белән эшләүчеләр һ.б.) ясала.
Кызамык билгеләренә шик булу белән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә, поликлиникага бармаска, табибны өйдә көтәргә, табиб килгәнче башкалар белән бәйләнешкә кермәскә тырышырга, табибка кайсы вакытта һәм кайсы илдә булуыгызны әйтергә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк.
Бу җәйне Башкортстанда кызамык белән авыруның 12 очрагы теркәлде. Июнь ахырында алты кеше авыру сәбәпле, планнан тыш вакцинация башланды. Роспотребнадзор идарәсе эпидемиягә каршы чаралар оештырды.
Вакцинация мәсьәләсе буенча һәркем яшәү урыны буенча поликлиникага мө-рәҗәгать итә ала. Үзебезгә, якыннарыбызга игътибарлы булыйк, җәйләрне авырулар бозмасын!
Ләйсән Якупова.