В һәм С гепатитлары – вирус инфекциясе китереп чыгарган бавыр ялкынсынуы авыруы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу авыруның эпидемиясе аркасында булган кешелек, социаль, икътисади югалтуларга игътибарны җәлеп итәргә теләп, С гепатитын “акрын хәрәкәткә килүче бомба” дип атады. Авыруның ел саен ВИЧ, туберкулез һәм малярияга караганда күбрәк гомерләрне алып китүе билгеле.
С гепатитының коточкыч хәвефе шунда – ул башлангыч стадияләрдә бөтенләй сизелмәскә мөмкин, үзе шул вакытта бөтен организмны зарарлый.
С гепатиты белән яшәүчеләрнең башкаларга караганда төрле авырулардан ике тапкырга ешрак үлүләре исбат ителгән: йөрәк-кан тамырлары, эндокрин, ревматологик, яман шеш һәм башка авырулар.
С гепатиты булган 15-30 процент кешедә 20 ел дәвамында бавыр циррозы барлыкка килә. Гепатиттан ел саен дөньяда 399000 кеше үлә.
Роспотребнадзор күрсәткечләре буенча, Русиядә 3,6 миллион кеше хроник С гепатиты белән авырый. Аларның рәсми теркәлгәне – 780000.
Вируслы гепатитларның таралу хәвефен танып, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы барлык илләрне 2030 елга авыруны юк итәргә чакырды. С һәм В гепатитына каршы бары тик вакцинация ярдәмендә көрәшергә мөмкин. Ә менә С гепатитының соңгы елларда яхшы дәвалануы ачыкланды. Бавыр циррозына барып җитмәгән пациентларны дәвалау терапиясе хәзер 8 атна тәшкил итә, нәтиҗәлелеге 95 процент.
Гепатитсыз киләчәк өчен бары тик өч адым ясарга кирәк: кан анализы тапшырырга, белгечтә консультация үтәргә, дәваланырга.
Үзегезне һәм якыннарыгызны авырудан саклагыз!
Ләйсән Якупова.