+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 Июля 2018, 17:19

Крыжовник яман шешне кисәтә!

Әле крыжовник өлгергән вакыт. Аның бик тә файдалы җимеш икәнлеген барыгыз да беләсездер.

Добавить в предпочтительные источники Google
Крыжовник организмнан радиацияне, авыр металл тозларын чыгара, кан тамырларын тәртиптә тота, яман шеш барлыкка килүне дә кисәтә. Ул углеводларга, минераль матдәләргә, витаминнарга һәм органик кислоталарга да бай. С витамины исә анда карлыганныкына караганда да күбрәк.
Крыжовниктагы магний тешләрнең ныклыгы өчен җавап бирә, күзләрнең күрү сәләтен, чәч һәм тырнак структурасын яхшырта. Шулай ук, крыжовник кан басымын нормада тота, кандагы холестеринның күләмен киметә.
Күрүегезчә, крыжовник витаминнан гына тора. Сезонында күп итеп ашап калыгыз. Шулай итсәгез, кыш буена авырмассыз!