Вирусның кеше сәламәтлегенә йогынтысы ахырга кадәр өйрәнелмәгән.
Бу хакта, Россельхознадзор идарәсенә сылтама ясап, Interfax агентлыгы хәбәр итә.
Авыру терлекләрнең ите Тула, Мурманск, Липецк, Воронеж өлкәләре, Екатеринбург шәһәре, Татарстан Республикасы сәүдә компанияләрендә ачыкланып, Россельхознадзор идарәсе карамагындагы Хайваннарны саклау федераль үзәгендә экспертиза үткән. Галимнәрдә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Африка чумасы вирусы кеше өчен куркыныч түгел, әмма ул даими рәвештә мутацияләнә.