+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 Августа 2018, 11:29

Антибиотиклар кулланып үстерелгән ит эпидемиягә китерәчәк

Антибиотиклар кулланып үстерелгән мал һәм кош-корт ите кеше сәламәтлеге өчен бик хәвефле һәм бу дөньякүләм эпидемия кузгалуга сәбәп булырга мөмкин, ди галимнәр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Каһирә университеты белгечләре әйтүенчә, Мисырда җитештерелгән эре мөгезле терлек һәм кош-корт итендә энтеротоксиннар эшләп чыгарырга сәләтле бациллалар табылган.
Биредә шуны билгелик: терлекчелек фермаларында антибиотиклар малларны тиз һәм югалтуларсыз үстерү өчен кулланыла. Тик менә бу препаратларны файдалану тора-бара бик куркыныч авырулар китереп чыгарачак икән.