+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 Августа 2018, 06:20

Йокы туймау... симертә

Швед галимнәре йокы туймауның кешедә май катламының артуына һәм мускулларның йомшаруына сәбәпче булуын ачыклаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Галимнәр бер төн йокламаган кешеләрнең организмындагы тукымалар торышын молекуляр дәрәҗәдә тикшергән.

Тикшеренүдә сәламәт 15 кеше катнашкан. Беренче көнне аларга көнне гадәти туклану режимы белән үтәреп, төнлә сигез сәгать йокларга кушылган. Икенче көнне йоклау тыелган. Ике көнне дә иртән кешеләрнең тире астындагы май катламыннан һәм скелет мускулатурасыннан зур булмаган тукыма кисәкләре, кан анализга алынган. Аларның нәтиҗәсе төнлә йокламауның тукымалар үзгәрүенә китерүен исбатлаган.

Йокы туймаганда кешенең май тукымасы май җыярга тырыша башлый, ә мускуллар тукымасы йомшара һәм кандагы шикәрне куллану сәләтен югалта башлый икән.
Бу үзгәрешләр кешедә артык авырлык һәм 2нче типтагы шикәр чире барлыкка килүгә китерергә мөмкин.