+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 Августа 2018, 06:36

Кызамык чигенә

Уфа һәм Иглин районнарында кызамык буенча карантин туктатылды, дип яза “Башинформ” агентлыгы. Чиратта – Уфа. Бу атна ахырында кызамыктан вакциналанмаганнарны да мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләренә кертә башларга тиешләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ел башында республикада төрле сәбәпләр белән кызамыктан прививка ясатмаган 2687 бала булса, бүген аларның 66 проценты вакциналанган. Кызамык буенча эпидемия хәле тотрыклыланды.

Республикада карантин 18 июньдә игълан ителгән иде. Барлыгы авыруның 23 очрагы теркәлгән: 14 бала һәм 9 өлкән кеше.