+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 Августа 2018, 08:38

Ак халатка кара тап...

Вилючинск шәһәрендә 42 яшьлек хатын-кызның хәле начарлангач, туганнары аңа ике тапкыр "ашыгыч ярдәм" чакырта, дәваханәгә алып китүләрен үтенә. Тик ак халатлылар авыруны өендә калдыра.

Добавить в предпочтительные источники Google
Өченче тапкыр чакырткач кына пациент дәваханәгә эләгә һәм шунда тиз арада үлә. Ике сәгать кенә булса да иртәрәк китерелсә, бәлки, авыруның гомерен саклап калып булыр иде, дигән табиблар.
Соңгы вакытта моңа охшаш хәлләр илебезнең әле бер, әле икенче төбәгендә ишетелеп кенә тора. "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре, пациентларның машинада ук үлүеннән куркып, аларны дәваханәгә алып китүдән баш тарта. Шуңа юристлар күрәләтә кеше үлеменә юл куйган өчен законда ак халатлыларга карата яңа статья булдырырга тәкъдим итә.