Башкортстанга балалар өчен 149 мең доза беренче партия вакцина кайткан да.
"Роспотребнадзор" идарәсе мәгълүматлары буенча, бу атнада мәктәпкәчә яшьтәге балаларны вакциналау башлана. Эпидемиологлар прививка ясаткан кешеләрнең 10 проценты гына авыруга дучар булуын, бу очракта да чирнең катлаулылыкларсыз үтүен белдерә.