+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 Сентября 2018, 07:34

Озак яшәр өчен өч төп таләп

Илнең төп гериатры Ольга Ткачева озак яшәүнең өч төп принцибын игълан итте: физик һәм социаль активлык, дөрес туклану.

Добавить в предпочтительные источники Google
Карт кешедә мускуллар атрофиясе була. Мускуллар массасын һәм активлыгын саклауның иң төп принцибы – физик активлык.

Белгеч фикеренчә, балансланган туклану да мөһим роль уйный. Артыгын ашамаска, яшелчә-җимешләрне онытмаска кирәк.

Өченчедән, кеше никадәр социаль активлык күрсәтә, шулкадәр озак яши.

Яман гадәтләрдән арынып, кан басымын һәм холестерин дәрәҗәсен дә контрольдә тотарга киңәш итә белгеч.