-4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 Октября 2018, 11:06

Медицинага ныклап тотындык

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау өлкәсе торышын анализлауны ахыргача җиткерәчәген белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Бүген сәламәтлек саклау тармагы белән шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез, ләкин камералар булмаячак. Сенсация көтмәгез, бу - экспертлар белән көндәлек эш. Без җыелып килгән катлаулы проблемаларны эзмә-эзлекле һәм тыныч кына хәл итәчәкбез", — дип язган ул “Фейсбук”тагы битендә.

Шушы дүшәмбедә үткән оператив киңәшмәдә Радий Фәрит улы республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының эшчәнлеген каты тәнкыйть утына тоткан иде. Министр Әнвәр Бакиров шул көнне үк үз теләге белән отставкага китте.