Ягъни, һәркемнең өйдә кеше өчен уңайлы булган һава торышы шартларында яшисе килә. Ләкин кайбер очракта бу да мөмкин түгел икән.
Мәсәлән, Уфаның Дим бистәсендәге бер йортта яшәүче өч яшьлек кыз, фатирларында бик салкын булу сәбәпле авырып, хәтта реанимациягә эләккән.
Сәбәбе – өстәге каттагы фатирда кеше яшәми, шуңа слесарьлар, анда кереп, җылыту системасын тәртипкә сала алмаган. Хәзер инде мәсьәлә хәл ителгән. Моның өчен бала чирләвен көтәргә кирәк идеме икән?..