+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 Ноября 2018, 07:06

Дарулар бәясе артырмы?

Алдагы елда тормыш өчен мөһим булган дарулар 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәяләр арту, беренче чиратта, валюта курсы артуга бәйле, шуңа күрә чит ил препаратларының бәясе дә сизелерлек кыйммәтләнәчәк.

Илебез җитештерүчеләре дә бәяләрне күтәрергә әзер. Алар моны даруларда чит ил компонентларын куллану белән аңлата.

Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җитештерүчеләр тормыш өчен мөһим булган даруларның бәясен инфляция процентына гына арттыра ала. Алар, фаразланган инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, бәяләрне яңадан теркәү өчен елга бер тапкыр гариза бирергә хокуклы.