+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 Ноября 2018, 18:31

Сәламәтлек саклау буенча артта түгелбез

Башкортстан үлем дәрәҗәсен киметү буенча үткәрелгән чараларның уңай нәтиҗәсен күргән 16 төбәк исәбенә керә. Бүген ил төбәкләре белән видеоселектор киңәшмәсендә Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тугыз айдагы демографик хәл буенча мәгълүматлар китерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шушы чорда илдә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләрнең - 1, төрле шешләрдән - 1,9, ашкайнату органнары чирләреннән 2,5 процентка артуы күзәтелә. Туберкулез, тышкы сәбәпләр белән үлүчеләр саны кимегән.

Ведомство башлыгы авыруларны иртә ачыклау буенча эшне көчәйтү зарурлыгын билгеләде.

- Халык, мәгълүмат чаралары, власть органнары белән эшне көйләргә, волонтер оешмаларын җәлеп итәргә, эшнең күчмә формаларын активрак файдаланырга кирәк, - диде ул.

Республикада үлем очракларының төп сәбәпләре - кан әйләнеше органнары чирләре, яман шешләр һәм тышкы сәбәпләр.