+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 Ноября 2018, 08:26

Эчеңдә энә калдырсалар...

Учалы үзәк шәһәр дәваханәсе пациентына мораль зыян өчен 150 мең сум акча түләячәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Учалы районы суды үзәк дәваханәдә операция вакытында бер пациентның эчендә медицина энәсе калдыру буенча ачылган эшкә нокта куйды.

Билгеле булуынча, 2016 елның июнендә биредә бер хатынга операция ясыйлар. Беркадәр вакыттан соң, аның эче һәм биле авырта башлый. Белгечләр бик озак моның сәбәбен ачыклый алмый, төрлечә диагноз куя.

Быел яз аенда, ниһаять, рентген хатынның корсагында медицина энәсе барлыгын ачыклый һәм аны операция ясап алалар. Ике ел интеккән пациент медицина учреждениесеннән 500 мең сум мораль компенсация түләтүләрен сорап, судка мөрәҗәгать итә.

Шушы көннәрдә Учалы районы суды дәваханәдән пациентка китерелгән мораль зыян өчен - 150 мең сум, 20 мең сум штраф һәм дәүләт пошлинасы чыгымнарын түләтү турында карар чыгарды.