«Ир-егетләр һәм хатын-кызлар авыру килеш тә эшләп йөрүне сайлыйлар. ОРВИ очрагында һәр бишенче кеше больничный ала (19 процент), 72 проценты эшкә йөрүен дәвам итә. Авырганда өйдән генә эшли алучылар да бар, андыйлар 9 процент тәшкил итә», – диелә проектның матбугат хезмәте хәбәрендә.
“Быел ничә тапкыр табибта булдыгыз?" – дигән сорауга кешеләрнең 39 проценты поликлиникада бер генә тапкыр да булмавын әйткән. Респондентларның 37 проценты медицина учреждениеләренә ике-дүрт тапкыр мөрәҗәгать иткән.
Пациентларның 39 проценты табибларга мөрәҗәгать итүдән канәгать түгел, 35 проценты поликлиникага барудан канәгать, калган 26 процент медикларга бертөрле генә бәя бирә алмый.
Сораштыру нәтиҗәләре русиялеләрнең өчтән беренең табибка баруны даими рәвештә кичектерүен күрсәткән. Әйтик, 44 процент хәле кискенләшсә генә тикшерелә, ә респондентларның 27 проценты дәваханәгә баруны ахыргача кичектерә.