+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 Декабря 2018, 07:15

Авыруны кисәтү һәм аздырмау һәркемнең үз кулында!

Шикәр чирен бүген эпидемиягә тиңлиләр. Бөтен Җир шарында ул елдан-ел коточкыч тизлектә тарала бара. Әлбәттә, медицина да бер урында тормый, яңа препаратлар, ысуллар уйлап табыла. Шулай да табиблар әлеге авыруны булдырмау һәм аздырмау кешенең үз кулында икәненә басым ясый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республиканың Куватов исемендәге дәваханәсенең эндокринология бүлегендә 20 елга якын “Диабет мәктәбе” эшләп килә.

Дәваханәдә 44 ел эшләүче югары категорияле табиб, Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы, атказанган табибы Лилияна Мажерина “Диабет мәктәбе"ндә 18 ел авыруларга мөһим белем бирә. Пациентлар, дәвалану барышында бу мәктәпкә йөреп, киләчәктә ничек яшәргә: дөрес туклану, физик күнегүләр, тормыш рәвеше хакында мөһим мәгълүмат ала.

Благовар районының Кашкалаша авылында яшәүче Гүзәл Бикмәева 35 ел инде "1нче типтагы шикәр чире" диагнозы белән яши. Авыруны 24 яшендә ачыклаганнар. Гүзәл Әсрар кызының рух ныклыгына сокланырга мөмкин: ул, коточкыч авыруга тарыдым, инвалидмын, дип сыгылып төшмәгән, үзен кулга алып, авыру белән дөрес яшәргә өйрәнгән, 40 ел бухгалтер булып эшләгән. Республика дәваханәсенә ел саен килеп, сәламәтлеген ныгытып чыга, чирне контрольдә тота, катлаулылыкларны кисәтергә тырыша.

– Шикәр чире – авыру түгел, ә тормыш рәвеше дип саныйм, – ди ул. – Үз-үзеңне контрольдә тотарга, табиб кушканнарны үтәргә кирәк. Шул очракта тулыканлы тормыш белән яшәп була. “Диабет мәктәбе” дә миңа бик ярдәм итте.

Дәваханәдәге эндокринология бүлеге мөдире, Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы Полина Гусева авыруны башланганчы кисәтү мөһимлеген ассызыклады. Моның өчен даими медицина тикшеренүе үтәргә, кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга кирәк. Аеруча, нәселдә әлеге авыру очраклары булса. Артык авырлык, кан басымы күтәрелүне булдырмаска тырышырга кирәклекне дә әйтте табиб. Бу, әлбәттә, дөрес туклану, физик күнегүләр һәм стресска каршы тору нәтиҗәсендә ирешелә.

1нче типтагы шикәр чире яшь чакта ук ачыкланса, 2нче тип үзен еллар буе сиздермәскә, акрынлап үсешергә мөмкин. Аны башлангыч чорында ук ачыклап, күп катлаулылыкларны кисәтергә мөмкин. 45 яшьтән соң һәркемгә сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга киңәш итте тәҗрибәле табиб.

Рәсемдә: Шикәр чирен 35 ел җиңеп яшәүче Гүзәл Бикмәева.