+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 Декабря 2018, 06:43

Такчурада зур куаныч!

Благовар районындагы модульле беренче фельдшер-акушерлык пункты Такчура авылында эшли башлаячак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңа бинада хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре бара. Алар тәмамлангач, төзүчеләр бүлмәләргә медицина җиһазлары урнаштыруга керешәчәк.

Әйтергә кирәк, объект су челтәренә тоташтырылган да инде, канализация мәсьәләсе хәл ителгән, ихатада төзекләндерү эшләре дә башкарылган.

Нигездә, пенсия яшендәгеләрдән торучы авыл халкы әлеге яңалыкка шатланып бетә алмый. Ни өчен дигәндә, медицина хезмәткәре булмау сәбәпле, биредә ФАП күптән ябылган иде. Хәзерге вакытта медицина пунктына эшкә яшь белгеч билгеләнгән.

Модульле ФАПка, Такчурадан тыш, күрше Усман авылында яшәүчеләрне хезмәтләндерү дә йөкләтелә.