+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 Декабря 2018, 21:00

Анестезиолог – иң катлаулы белгечлек

Медицина ветераны Михаил Ерошин аның иң яшерен серләренә дә төшенгән.Булачак һөнәрен күпләр балачактан, яшьтән үк сайлап куя. Безнең язма героеның да хыялы яшьтән үк бөреләнә. Биология, физиканы ярата ул, табигать, кешеләр, бөҗәкләр белән кызыксына. 8нче сыйныфтан медицина университетындагы физиология түгәрәгенә йөри башлый. Анда этләр, мәчеләр белән медицина тәҗрибәләре үткәрәләр. Һөнәренең табиб буласын егет инде билгеләп куя. Ә инде табибә булып эшләүче апасы Элла энесен сынап карарга була: кулына тәмле камыр ашы тоттыра һәм... моргка алып керә. “Менә моны шушында ашый алсаң, табиб булачаксың!” — ди ул. Ашый егет. Һәм, әлбәттә, табиб та була. Табибның да ниндие әле!

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген Михаил Ерошин республикабыз­ның медицина ветераны, хөрмәтле кеше, Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы, Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 44 ел гомерен медицинага багышлаган ул. Шуның 36сын республика клиник онкология диспансерында анестезиолог-реаниматолог булып эшлә­гән.
— Анестезиолог — медицинада иң авыр белгечлек, — ди Михаил Анатольевич. – Табиб физиологияне, подфизиологияне, фармакологияне, барлык авыруларны белергә тиеш. Анестезиолог булу җиңел түгел, моның өчен зур белем, тәвәккәллек, җитезлек, тиз һәм дөрес карарлар кабул итә белү сәләте, салкынканлылык кирәк.
Әйтергә кирәк, Михаил Ерошинда бу сәләтләрнең барысы да бар. Шуңа олы хезмәт юлында зур уңышларга ирешкән дә ул. Күп гомерләрне саклап калырга ярдәм иткән.
Тәҗрибәле табиб белән тормыш һәм хезмәт юлларын барлап, сөйләшеп утырабыз.
Уфаның билгеле талантлы анестезиологы Мәскәүдә бик зыялы гаиләдә туа. Әтисе — хәрби, әнисе чит телләр белгече. Полковник дәрәҗәсендә әтисе отставкага чыккач, аның туган ягына, Уфага кайталар. Михаилга 7 яшь була. Әтисе билгеле язучы булып китә, әнисе сәнгать институтында укыта. (Билгеле җырчы Радик Гәрәевны да чит телләргә нәкъ ул өйрәткән).
Медицина институтының педиатрия факультетын, интернатураны тәмамлагач, хезмәт юлын республиканың балалар дәваханәсендә хирург булып башлый. Бер үк вакытта клиник ординатурада да белемен камилләштерә. Аны тәмамлагач, республика клиник онкология диспансерында балаларга операцияләр ясый башлый. Анестезиологлар җитешми, балалар өчен бигрәк тә. Ике ел эшләгәч, Михаил Анатольевич анестезиология буенча да белем ала. Хәзер ул операцияләр дә ясый, анестезиолог булып та эшли. Бераз вакыттан аны баш хирург чакырып ала һәм ике белгечлекнең берсендә эшләргә тәкъдим итә. Аның бу уңайдан мисалга оста мәкаль китерүен дә гомере буе онытмый Михаил Ерошин: “И швец, и жнец, и на трубе игрец” булырга ярамый!” Хирург — күп ир-егетләр хыялланган һөнәр булса да, балаларны кызгана Михаил Анатольевич һәм анестезиолог белгечлеген сайлый. Ул катнашкан операцияләрдә балаларның бер генә үлү очрагы да булмый.
15 елдан соң балаларга операцияләрне республика балалар дәваханәсендә ясый башлыйлар. Михаил Ерошин онкодиспансерда анестезиолог булып кала.
Тормыш булгач, төрле хәлләр була, Михаил Анатольевичның берьюлы диспансерда да эшләп, ашыгыч ярдәм күрсә­теп йөргән чаклары да була. Чөнки табиб һөнәре зур акчалар эшли ала торган эш түгел. Ә гаиләне, балаларны лаеклы яшә-тергә кирәк.
Михаил Анатольевичның хатыны Галина Геннадьевна да табибә, гомере буе терапевт булып эшләгән. Өлкән кызлары Ольга әтисе юлыннан киткән — Уфаның 22нче дәваханәсендә анестезиолог. Ә кечеләре Анна — журналист. Ольганың улы Денис, Аннаның кызы Виктория — Михаил Анатольевич белән Галина Геннадьевнаның күңел юанычлары.
Михаил Ерошин 10 ел анестезиология һәм реанимация бүлегендә мөдир урынбасары булып эшләгән. Ике ел элек бу вазыйфаны калдырса да, бүлектә эшләвен дәвам итә. Мондый медицина ветераннары биредә өчәү генә. Яшьләр өчен үрнәк һәм киңәшче алар.
— Михаил Анатольевич — республикада онкология хезмәтенең башлангычында торучыларның берсе. Ул — кан гравитацион хирургиясе бүлегенә нигез салучы. Күпләрнең остазы да. Мин дә аңардан күп нәрсәгә өйрәндем, — ди бүлек мөдире Әсхәт Кәримов. — Без аны “Бүлегебезнең җаны” дип йөртәбез. Барлык бәйрәмнәрдә оста оештыручы, юмор, уен-көлке белән күңелләребезне күтәрүче дә ул.
Гомере буе онкология диспансерында эшләгән тәҗрибәле табибтан яман шешне дәвалау юллары хакында сорашам.
— Онкология — дәвалап була торган авыру, — ди Михаил Анатольевич. —
1-2нче­ стадиядә мөрәҗәгать итүчеләр хә­зер тулысынча савыга ала. Соңгарак кал­ганнарга да дәвалану ысуллары, паллиатив ярдәм бар.
— Анестезиологиядә иң мөһиме нәрсә?
— Наркоз — “йокы” дигән сүз. Наркоз нигезендә иң мөһиме — пациент өчен хәвефсезлек. Наркоздан соң кеше бернинди катлаулылыклар алмаска тиеш. Бу — безнең бурыч. Наркоз күп компонентлы. Анестезиолог операция вакытында кеше-нең авыртуны тоймавы, селкенмәве, кан басымы һәм башка күп нәрсәләр өчен җа-вап бирә.
Михаил Анатольевич үз һөнәрен шулкадәр ярата, аның белән бу темага сәгатьләр буе сөйләшергә мөмкин. Фәнни-гамәли конференцияләрнең табиблар өчен мөһимлегенә басым ясый, чит илдәге дәвалау ысулларын, табибларны мисалга китерә, чагыштыра. Шундый җитди нәрсәләр хакында сөйләшкәндә ул шаяртып, көлдереп-елмайтып алырга да өлгерә. Билгеле, ул, димәк, авырулар белән дә шундый дустанә мөнәсәбәттә, һәрвакыт кеше күңеленә өмет салырга тырыша. Минемчә, чын табиб нәкъ шундый булырга тиештер дә.

Ләйсән Якупова.