+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 Декабря 2018, 09:53

Мандарин ашауның да чамасы бар...

Яңа елны мандариннан башка күз алдына да китереп булмый. Сәламәтлеккә зыян китермәсен өчен ничәне ашарга ярый соң?

Добавить в предпочтительные источники Google
Көн саен 4 мандариннан артмаса, сәламәтлеккә зыян килми. Бу хакта Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының штаттан тыш баш белгече-диетологы Антонина Стародубова хәбәр итте.

“Әлбәттә, норма юк, әмма чама бар, тәмле дип, килограммлап ашарга кирәкми”, — дип аңлатты табиб матбугат конференциясендәге чыгышында.

Белгеч сүзләренә караганда, әгәр кешенең элек цитрусларга аллергия реакциясе булса, мандарин туклану рационында гомумән булмаска тиеш. Әмма анамнезда аллергия булмаса, 2-4 мандарин ашарга мөмкин, дип яза "РИА Новости".