Билгеле булуынча, нарасыйны Мәскәү дәваханәсенә китерделәр. Билгеле балалар табибы Лернид Рошаль аның хәле турында түбәндәгеләрне җиткерде:
- Әлегә операция ясамаячакбыз. Баланың туңган җирләре бар, шуларны тергезергә кирәк. Ашыгырга ярамый, бу аның хәле начараюга китерергә мөмкин. Бик сак кына алга барабыз, - дигән ул.
Бер тәүлек буена җимерекләр астында салкында яткан Ваняның баш мие зыян күрмәгән, ләкин аяклары нык өшегән. Берсен ампутацияләргә дә туры килер, дигәннәр иде. Әлегә барысы да әйбәт кебек. Рошаль тотынгач, аның савыгуына өмет бермә-бер артты.