+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 Января 2019, 11:46

“Халык табибы” эшчәнлеге рәсмиләштерелә

Үзбәкстанда “халык табибы” һөнәрен төп хезмәткәрләр һәм эшче һөнәрләр классификаторына кертәчәкләр.

title
Әлеге боерык республика халыкны эш белән тәэмин итү һәм хезмәт мөнәсәбәтләре министрлыгының норматив-хокукый документлары сайтында урнаштырылган. Боерык нигезендә, “халык табибы” һөнәре белгечләр категориясенә караячак һәм алар югары белемле булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан власте халык медицинасын 2018 елның октябрендә рәсми дип таныды. Әлеге эшчәнлек хәзер “халыкка медицина ярдәмен күрсәтүнең өстәмә ысулы” буларак карала. “Халык табиблары”на, гадәти медицина хезмәткәрләре кебек үк, җаваплылык йөкләтелә, таләпләр куела.