-4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 Января 2019, 21:00

Нуры сүрелмәс шәхес

Мәстүрә Сакаеваның тәкъдиме белән Башкортстанда 55 ел элек гемодиализ хезмәте оештырыла.“Гемодиализ” сүзен ишетү белән күпләр сискәнеп куя. Әмма чирне беркем дә теләп алмый. Ничек кенә булмасын, 55 ел эчендә республикада бихисап кеше гемодиализ аша киләчәккә өмет, яшәү көче алуга ирешә. Ә беренче аппаратны Уфага кайтару өчен ул вакыттагы Республика клиник дәваханәсенең урология бүлеге мөдиренә җиде кат тир түгәргә туры килә.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Алтмышынчы еллар башында бөерләре эштән чыккан бихисап сырхауның савыгуга өмете туа: галимнәр диализ үткәрү, ягъни канны тазарттыру мөмкинлеге би­рүче “ясалма бөер” аппаратын уйлап чыгара. Гаҗәеп оешты­ру, кеше­ләрне ышандыра белү сәләтенә ия ханым башта республиканың Сәла­мәт­лек саклау министрлыгы, аннары партиянең Өлкә комитеты тупсаларын таптап, Башкортстан Хөкүмә­тенең Мәс­кәүгә ясалма бөер бүлеге ачу хакында мөрә­җәгать итү­енә ирешә. Бу эшләрне бары тик Мәстүрә Фәх­ретдин кызы башкарып чыга алырын барысы да белә һәм министр боерыгы белән ул “ясалма бөер” бүлеге мөдире итеп тә­гаенләнә” – дип язды бу хакта атаклы галим-хирург Венер Сәхәвет­динов.
Бәхеткә, ул вакыттагы сәла­мәтлек саклау министры Миң­негалим Камалов та, төбәк медицинасын үстерү өчен җан атып, һәр яңалыкны биредә кер­тү өчен күп хезмәт салган кеше­­ләрдән була. Профессор Леонид Крайзельбурд белән берлектә республика җитәк­челеген һәм мәскәүлеләрне Башкортстанда гемодиализ хезмәтен булдыру кирәклегенә инандыра алар. Шушы рә­веш­ле Мәстүрә Сакаева, Мәскәүдә стажировка үтеп, ул чорда тоташ бер бүлмәне иңләп алган олы-олы диализ аппаратын кайтарта һәм аны эшкә кушарга керешә.
Чир дигәне дә “тик тормый”, берсен җиңүгә икенчеләре башын калкыта башлый. Нәкъ шушы вакытта төбәктә тычкан бизгәге, ягъни геморрагик биз­гәк авыруы баш күтәрә. Чир иң тәүдә бөерләр өчен куркыныч тудыра. Бөер ялкынсынуга сәбәпче тычкан бизгәге бөер­ләрне зарарлап, сырхауларны үлемгә дучар итә. Сакаева һәм аның табиблары өчен яңа фронт сызыгы ачыла.
Хәзер инде тычкан биз­гәгенә каршы дәвалау алымнарын бездән килеп өйрә­нәләр, Уфада үткән халыкара симпозиумнарда безне­келәрнең тәҗ­рибәсен үзләш­терәләр. Шул чордан алып, Советлар Союзы киң­легендә нефро­лог­ларның бер генә форумы да Башкортстан белгеч­лә­рен­нән башка үтми. Мәс­түрә Фәх­ретдин кызы­ның фәнни мәкаләләре үзебездә генә түгел, чит ил бас­маларында да дөнья күрә. Аны фәнгә кодалый башлыйлар. Әмма фән кандидаты да, докторлык диссертацияләрен дә якларлык дәрәҗәдә булуына карамастан, ул кеше гомерен һәм сәламәтлеген болардан өстен­рәк күрә. Хәтта “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелү турындагы хәбәрне дә ул операция бүл­мәсендә эш өстендә ишетә. Данлыклы якташы­бызның фидакарьлеген ис­кә алып, аны һәркайда кадер-хөрмәт бе­лән каршы алалар, Сака­ева­ның абруен белеп, төбәк медицинасы турында югары фикер йөр­тәләр.
...Ә бит ул зур-зур шәһәр­ләрдән ерак бер авыл чиш­мәсенең татлы суын эчеп, туган ягы табигатенә сокланып үскән кыз була. Ул туып-үскән Бүздәк станциясе элек “Табан­лыкүл авылы” дип атала. Балда-майда яшәмәсәләр дә, авылда ныклы нәселдән була­лар. Ишле гаиләдә әтиләре авы­рып вафат булганда бер яше чак тулган Мәстүрә әни­сенең һәм абый-апа­ларының чиксез сөюенә күмелеп үсә, мәктәптә яхшы укый, математик булырга җыена. Тик абый­сының каты авы­рып китүе ки­ләчәгенә бөтенләй башка юнә­леш бирә.
– Син табибә булачаксың. Табиблыкка, чирлеләрне дәва­ларга укысаң гына, мин сиңа ярдәм итәчәкмен, – ди абыйсы. Мәстүрә абыйсының сүзеннән чыкмый.
Табибә булып, газиз абыйсына ярдәм итү теләге белән ул медицина институтына укыр­га керә һәм нәкъ шушы өлкәдә үзенең киләчәген күрә. Язмышын да шунда студентлар арасында очрата. Тик гаилә бәхете генә кыска гомерле була. Сугыш башлану белән хәрби табиб Мөбәрәк Ильясов фронт­ның иң алгы сызыгына җибә­релә. Кире әйләнеп кайтмый. Хәбәрсез югала. Ә яңа туган сабые белән торып калган Мәстүрәне язмыш үзенчә сынарга җыена. Сакаева да фронтка повестка ала.
– Табиб Сакаева Мәстүрә Фәхретдин кызы! Сез армия сафына табиб-хирург буларак чакырыласыз! Иртәгә сәгать бердә әйберләрегез белән Уфа стан­циясенә килегез! – ди хәрби комиссар, яшь хатынның күз­ләренә карамыйча гына.
“Бер айлык кына кызымны ничек калдырыйм?” – дип өз­гәләнеп соравына атна буе йо­кысыз башы әйләнеп беткән майор: “Мин боерык үтим. Кызыгызны балалар йортына бирегез!” – дип җавап бирә. Мәс­түрәнең күз аллары караң­гыланып китә. Бүлмәсенә көч-хәл белән кайтып җитеп, сабыен кочаклап елап җибәрә.
Икенче көнне кулына диплом алганда ректор Пандиков, елаудан шешенеп беткән Мәс­түрәне күреп, сәбәбен сораша. Шуннан соң хәрби комиссариатка шалтыратып, Сакаеваны Тукай урамында ачылган эвакогоспитальгә җибә­рүгә ирешә.
Мәстүрә Фәхретдин кызы тәүлекләр буе кайтмыйча эва­когоспитальнең урология бүле­гендә эшли. Ул вакытта бүлек­кә бөтен илгә билгеле уролог, 1нче Мәскәү медицина институты кафедрасы белән эваку­ация­ләнгән И.М. Эпштейн җитәкчелек итә.
Сугыш башында яра­лылар­ның саны артканнан-арта. Бер-бер артлы госпитальләр ачыла, анда тәүлек әйләнәсенә эш бара. Ярый әле яныныда баланы карашырга әнисе һәм туганнары була.
Җиңү көнен дәваханәдә, авырулары янында каршы ала Сакаева. Чөнки башкаларны фронт­тан кайткан ирләре белән күрү авыр була аңа. Ә орден-ме­даль таккан яугирләр арасында үзенең Мөбәрәге, ни кызганыч, күренми...
Мәстүрә онытылыр өчен янә эшкә чума. 1947 елда республика дәваханәсенең урология бүлегенә күчә. Бихисап опе­рацияләр, Башкорт­стан­ның ерак шәһәр­ләренә һәм районнарына санитар авиа­ция­дә очулар, җәмәгать эш­ләре, өй мәшәкать­ләре сагышка урын калдырмый. 1957 елда бүлек мө­дире һәм республиканың баш урологы итеп тәгаен­ләнгәч, Мәстүрә Фәхретдин кы­зы, җиң сызганып, Башкортстанда урология ярдәме күр­сәтү системасын төзергә, бел­гечләр әзер­ләүне җайга салырга тотына, медицина хез­мәт­кәрләренә гыйльми тикше­ренүләрдә ярдәм итә. Бик нык олыгайгач кына ул, эшен укучыларына тапшырып, лаеклы ялга китә.
Кызы Роза да әнисенең дәвамчысы була, ә оныгы Аида табиблар династиясен лаеклы рәвештә дәвам итә. Бүген инде Мәстүрә Фәхрет­дин кызы без­нең арабызда булмаса да, аның эшен бихисап укучылары дәвам итә.
– Бүген бик күп яңа тех­нологияләр кертелсә дә, алар­ның чишмә башында Мәс­түрә Сакаева торганын онытмыйбыз. Аның башлангычы белән республикада беренче­ләрдән булып бөерне күчереп утырту буенча операцияләр ясала башлады, операциягә чиратта торучы­ларның саны шактый кимеде. Балалар диализы эш­ләнде, районнарда һәм шә­һәр­­ләрдә гемодиализ бүлек­ләре үз ишекләрен ачты. Уфада гына да йөздән артык кеше­нең гомере даими рәвеш­тә диализ ясатып торуга бәй­ләнгән. Башка төбәк­ләрдә диализны оештыру эше башлангыч чорында булса, безнең өчен ул инде күптән үтелгән этап, – дигән иде Мәстүрә Са­ка­­еваның дәвамчыларының берсе, сәла­мәтлек саклау отличнигы Сергей Ожгихин.
Әйе, республикада алып барылган җитди эшчәнлек нә­тиҗәсендә бу өлкәдә ышанычлы сәламәтләндерү системасы булдырылган. Һәм, әй­тер­гә кирәк, аның нәти­җәле эшләвендә Мәс­түрә Са­кае­ваның өлеше гаять зур. Хәер, Мәстүрә Са­кае­ваның хезмәте Хөкүмәт тарафыннан тиешле бәя алган. Беренче “ясалма бөер” бүлеге бинасы диварына Социалистик Хезмәт Ге­рое Мәстүрә Сакаева ис­тәлегенә мемориаль тактаташ куелган.
Шунысы да бар: данлыклы табибәнең шушы көн­нәрдә генә билгеләп үтелгән 103 еллыгын искә алып һәм Баш­корт­станның 100 еллыгы уңаеннан Уфада ачылырга тиешле өр-яңа гемодиализ үзә­генә Мәстүрә Сакаеваның исеме бирелсә дә, бу бик гадел булыр иде.

Рәзилә НИЗАМОВА.





Шул ук вакытта...

Чын табиблар алар!

Шәфкатьле кешеләр дөньяда бар ул. Чын күңелдән әйтелгән бер җылы сүз дә кайвакыт кеше гомерен саклап кала ала, яшәргә көч бирә.
Язмыш мине шундый кешеләр белән очраштырды. “Берегите здоровье” клиникасында эшләүче Венера Габбасова һәм психиатр-нарколог Мурад Сарманаев – хезмәтләренә намус белән караучы, шәфкатьле кешеләр. Аларга рәхмәтем чиксез. Биредәге коллективның төп көчен пенсия яшендәгеләр тәшкил итә. Көненә йөзләгән кешене кабул итә алар. Намуслы табибларның хезмәтләреннән куаныч табып яшәүләрен телим.
Гомереңне медицинага багышлау – җиңел язмыш түгел. Аны кешеләрне яратучы, изге җанлы кешеләр генә сайлый. “Профилактическая медицина” клиникасында 37 ел эшләүче югары категорияле дерматолог Вәсилә Әюпова – нәкъ шундыйлардан. Аның елмаюы, дустанә мөнәсәбәте дә күңелдә өмет-ышаныч уята. Ул җиңеллек, күңел тынычлыгы һәм яшәү дәрте бүләк иткән кешеләрне санап бетерерлек түгел. Үз һөнәренең остасы булган шәфкать иясенә кояшлы көннәр насыйп булсын.

Флорида Закирҗанова.
Уфа шәһәре.